Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Дамир Исламовның гаиләсе белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Герое гаиләсе Лениногорскида яши. Президент тагын бер кат әти-әниләренә кайгыларын уртаклашты, Ватан алдындагы бурычларын намус белән биргән лаеклы ул тәрбияләп үстерүләрен билгеләп үтте.
Дамир Исламов Т-72Б1 танк экипажы командиры була.Сугыш барышында, алар биш танк белән каршылыкка кергән һәм аларның дүртесен юкка чыгара, тик танк экипажы һәлак була. Аңа Россия Герое исеме үлгәннән соң бирелде.