Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Удмуртия Республикасы Президенты Александр Бречаловка кайгынамә җибәрде.
“Ижевск мәктәбендә булган фаҗига бик нык тетрәндерде. Вәхшиләрчә рәхимсез һөҗүм нәтиҗәсендә балаларның гомере өзелүен кичерү бигрәк тә авыр – аны барлык татарстанлылар йөрәкләре аша үткәреп, үз кайгылары буларак кабул итте. Республика халкы исеменнән, шәхсән үзем һәлак булганнарның гаиләләре, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аларга теләктәшлек, ярдәм сүзләрен, шулай ук барлык зыян күрүчеләргә тиз арада савыгу теләкләрен җиткерүегезне сорыйбыз”, — диелә кайгынамәдә.