Рөстәм Миңнеханов һәм Истанбул мэриясе генераль секретаре Җан Акын Чаглар
Истанбулда төзекләндерелгән Тукай һәйкәленең ачылу тантанасында катнашты. Истанбулда яшәүче татар балалары бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, Татарстанның сәнгать осталары халык җырларын башкарды. Чара Татарстан Президентының Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуы һәм күмәкләшеп “Туган тел” җырлавы белән тәмамланды.