Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә нефть компанияләре җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, федераль структуралар вәкилләре катнашты.
Чарада билгеләп үтелгәнчә, 2023 елда Татарстанда 35,24 млн тонна нефть чыгарылган. Шул ук вакытта кече нефть компанияләре 7 млн тоннадан артык нефть чыгарган. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасының кече нефть компанияләренең 2023 елдагы эш йомгаклары һәм быелгы бурычлары турында «Нефтеконсорциум» компаниясенең генераль директорның беренче урынбасары – баш инженеры Олег Вышенский, кече нефть компанияләренең 2023 елда сәнәгать һәм экологик иминлек таләпләрен үтәве турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбарәкшин сөйләде.
2023 елда кече нефть компанияләренең табигатьтән файдалану өлкәсендәге закон таләпләрен үтәве турында Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, 2023 елда «Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе» ФБУның Казан филиалы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында филиал директоры Нәкыйп Гатиятуллин чыгыш ясады. «Универсаль Блокчейн» компаниясе вәкиле Марат Хафизов матди булмаган активларны яңадан бәяләү хисабына кече нефть компанияләренең капитализациясе турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмә ахырында кече нефть компанияләре 2023 елга куелган бурычларны нефть чыгару һәм бюджет түләүләре буенча уңышлы үтәделәр, диде. Шул ук вакытта ул КНК җитәкчеләренә Ростехнадзор, Росприроднадзорның бүгенге чыгышларына игътибар итәргә һәм күрсәтелгән хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрергә кушты.
Бүгенге көндә нефть чыгару тармагының планлы эшен тәэмин итү, бораулау күләмен һәм ятмаларны төзекләндерү, юллар һәм башка инфраструктура объектлары төзү буенча эш темпларын саклау кебек бурычлар мөһим булып тора.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген нефть чыгаруда илебезнең яңа технологияләрен кертү һәм компания белгечләренең компетенцияләрен арттыру буенча эшне активлаштырырга кирәк. Ул шулай ук нефть чыгаруда илебез технологияләрен тәкъдим итү өчен КНК белгечләре өчен семинарлар оештырырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә яшь геологлар хәрәкәтенә, яшь геологларның республика олимпиадаларын үткәрүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Геологларсыз безнең перспективабыз юк», — диде ул һәм узган ел Әлмәттә узган Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасында өч призлы урынны да Татарстан укучылары алды, дип искәртте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, быел ел саен үткәрелә торган яшь геологлар республика олимпиадасы июль аена планлаштырылган, диелә хәбәрдә.