Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөфтие белән Диния нәзарәте эшчәнлеге турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты, аның белән 2023 ел нәтиҗәләре, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2024 елга планнары турында сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Сәмигуллин сөйләвенчә, быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте конфессияара татулыкны ныгыту, туган телне һәм татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау, шулай ук хәйриячелеккә басым ясады. Татарстан мөфтие мөселманнарның Диния нәзарәте мобилизацияләнгәннәргә һәм махсус хәрби операция зонасында гражданнарга актив ярдәм итүен әйтте.
Сәмигуллин үзе Мариупольдә булды һәм җирле мөселманнар белән аралашты. Ул махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгәннәргә 4 гуманитар йөк җибәрелүе, Татарстаннан мобилизацияләнгәннәргә Луганск халык республикасы хәрби частена 4 командировка оештырылуы турында әйтте.
Шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенә кагылышлы чаралар уздырган, китаплар бастырган, halal life style — мөселман инфраструктурасы һәм хәләл индустриясен пропагандалаган.
Милләтара татулыкны һәм тотрыклылыкны ныгыту уңаеннан мөфти бөтен Русь патриархы Кирилл белән очрашты. Алар дин һәм милләтара тынычлыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу темасы буенча фикер алышты. Ул көнне патриарх Татарстандагы яхшылык традицияләрен югары бәяләде.
Татарстанда туган телне саклау өчен бик күп чаралар үткәрелде, алар арасында Татарстанның барлык мәчетләрендә уздырылган «Без — татарлар!» татар телен өйрәнү курслары булды, Татарстанның барлык мәчетләрендә «Хәтер көне»н үткәрделәр. Ислам финансларын кертү эксперименты, Гаилә елы, Ислам фәннәре һәм ИТ-технологияләр елы, Halal life style елы кысаларында да чаралар узды.
Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, Татарстан мөфтие Казанда «Хәләл» яңа үзәк ачарга планлаштырулары, Россиядә ПЦР ысулы белән дуңгыз ДНКсын ачыклау өчен беренче мөселман лабораториясе, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары өчен muslim fiendly лояльлек системасын гамәлгә кертү турында хәбәр итте.
Шулай ук 2024 елда «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеме химаясы һәм бренды белән республика ифтарын чит ил кунаклары катнашында федераль статуста үткәрергә телиләр. Мөфти билгеләп үткәнчә, Диния нәзарәте мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне, яшьләргә патриотик тәрбия бирүне дәвам итәчәк.