Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр академиясе президиумы әгъзаларын раслады. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«Татарстанның социаль-икътисади үсешенә бәйле бурычларны хәл итүдә, аның дәүләт хакимияте органнары белән бәйләнешен тәэмин итүдә, фәнни тикшеренүләр һәм эзләнүләрне гамәлгә ашыруда ТР Хөкүмәте, шулай ук предприятиеләр һәм югары белем бирү оешмалары тарафыннан ярдәм күрсәтүдә «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесенең ролен көчәйтү максатында», — диелә документта.
Президиум составына барлыгы 17 кеше.