Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт премиясен тапшыру тантанасындагы фотоны күрсәтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында фән һәм техника өлкәсенә караган ТР Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасында төшкән фотолары белән уртаклашты һәм әлеге бүләк тарихына багышланган видеоролик урнаштырды.
«Фән көне алдыннан фән һәм техника өлкәсенә караган Дәүләт премияләрен тапшырабыз. Бу традициягә быел 30 ел тулды!» — дип язды республика җитәкчесе.
«Республикада фән эшлеклеләренә ярдәм итү өчен күп нәрсә эшләнә. 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде», — дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 2023 ел өчен фән һәм техника өлкәсенә караган Татарстан Дәүләт премияләрен тапшырды.