Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хәзерге авыр шартларда коронавирус таралауга каршы эшләгән табиблар хезмәтенең авырлыгын билгеләп үтте.
Ул «Татарстан-24» һәм «Эфир»телекомпанияләрендә булды. Президентка үз эшләре турында сөйләделәр, яңа җиһазларны күрсәттеләр. Туры эфир вакытында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада коронавируска бәйле хәл тотрыкланган. Тәүлек эчендә авыруның 88 яңа очрагы теркәлгән. Күбесе өйдә дәвалана. Татарстанда катлаулы очраклар өчен өч меңнән артык ятак урын әзерләнгән. Хәзер аларның алтмыштан артыгы буш. Мең алты йөз ИВЛ аппараты сатып алынган. Табибларга түләүгә килгәндә, апрель аенда 176 миллион сум бирелгән. Бу мәсьәлә көн саен контрольдә. Кайнар линия эшли. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов икътисадның аеруча зыян күргән секторларына ярдәм итү темаларына да кагылды.
….
Безнең өчен һәр эшмәкәр мөһим. Бу хакта Татарстан Президенты Бизнес — җәмәгатьчелеге белән онлайн очрашу вакытында әйтте.
Бизнеска ярдәм итү вариантлары турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә — аерым контрольдә. Хәзер күп кенә гаиләләр керемсез калган. Шуңа күрә эшмәкәрләргә ярдәм итү мөһим, чөнки алар үзләрен генә тәэмин итеп калмыйча, эш урыннары да тудыралар, дип ассызыклады президент. Аларга бу эштә ярдәм итәргә, партнерлар табарга, дөрес эш юнәлешен күрсәтергә кирәк.
…..
Республика Президенты шулай ук Россия реставраторы Александр Попов белән онлайн-очрашу уздырды.
Татарстанның агачтан корылган ике архитектура һәйкәлен — Балык Бистәсе районындагы мәчетне һәм Кама Тамагы районындагы чиркәүне реставрацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Ике проектка да Александр Попов җитәкчелек итә.