«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә татар шамаиле һәм каллиграфия осталары белән берлектә оештырылган «Шамаил арт» күргәзмәсе ачылды. Тантаналы чараны ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бер картинаны язуда да катнашты.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Төркия каллиграфы Левент Карадуман эшләрен карады, шулай ук Хәзерге заман ислам сәнгатенең экспозицияләре һәм төрле жанрлары белән танышты. Әлеге күргәзмә гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате темасына мөрәҗәгать итүче рәссамнар иҗатын берләштерә. Бу чара Татарстан Республикасында игълан ителгән «Туган телләр һшм халыклар бердәмлеге елына» һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгыгна багышланган . Галереядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан, Екатеринбург һәм Төркия осталарының эшләре урын алган. «Шамаил арт-2021» күргәзмәсе белән 17 октябрьгә кадәр танышырга мөмкин.