Рөстәм Миңнехано Столяров урамындагы яңартылган ишегалдын карады. Узган ел реконструкция барышында ишегалдын тәртипкә китергәннәр, үсентеләр утыртканнар, керү юлларына асфальт җәйгәннәр. Биредә иҗтимагый зона да бар – уңайлы спорт мәйданчыклары, күләгәдә утыру, уен урыннары, элмә такталар да куелган. Татарстан Президенты шушы тирәдә яшәүчеләр белән аралашты.