Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургта булды. Эшлекле очрашулар нәтиҗәсе белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштырыр.
Көн тәртибе кысаларында Россиянең Төньяк башкаласы губернаторы Александр Беглов белән очрашты.
Шулай ук тау университетында югары уку йортының лаборатория эшчәнлеге белән танышты. Эшлекле очрашуда ЮНЕСКО химаясы астында тау-техник белем бирү буенча Халыкара компетенцияләр үзәге проектларын гамәлгә ашыру, 2022 елда Казанда һәм Санкт-Петербургта Бөтендөнья мирас комитетын үткәрү турында фикерләштеләр. Татарстан Республикасында минераль чимал комплексы өлкәсендә төбәк Компетенцияләр үзәген булдыру турында килешүгә кул куелды.
Төштән соң Рөстәм Миңнеханов, җирле җитәкчелек вәкилләре Татар мәдәни үзәгенә килде.
2020 елда Санкт-Петербург Хөкүмәте милли-мәдәни үзәк оештыру өчен бина бүлеп биргән иде. Татарстан да үз тарфыннан бинада реставрация һәм ремонт эшләрен башкарырга булышты. Үзәк ачылу милли-мәдәни автономиянең төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Рәис Яркәевнең туган көненә туры килгән. Очрашуда катнашкан вице-губернатор Максим Мейксин аңа бүләк тапшырды катнашты.
Татарстан Президенты беренчедән әлеге үзәкне оештыруга өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде. Шулай ук Санкт Петербургта яшәүче татар җәмәгатьчелеге эшчәнлеге югары бәяләп , озак еллар республиканың милли-мәдәни, сәяси-иктисадый юнәлешләрен үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Үзәк яңа гына ачылып китүгә карамастан өлкәннәр белән дә , балалар өчен дә эш юнәлеше ачыкланган. Анда заманча мультимедиа җиһазлары куелган, тавыш яздыру студиясе бар, китапханә фонды туплана.