Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия тышкы эшләр министрлыгының «Халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Мактаулы бүләкне Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров тапшырды.
Ул Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлекне актив үстерү өчен бирелә. Очрашу Мәскәүдә Тышкы эшләр министрлыгы бинасында узды . Татарстан Президенты анда эш сәфәре белән килде. Шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру, «Россия — ислам дөньясы»төркеме кысаларында Ислам дөньясы илләре белән үзара файдалы мөнәсәбәтләрне ныгыту турында фикер алыштылар.