Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары — төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов белән очрашты.
Үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар, Президент төбәк тапшыруларын үстерүдә Бөтенроссия Дәүләт телерадиокомпаниясенең аерым ролен билгеләп үтте. Алдагы планнар турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов Рифат Сабитовны «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.