Рөстәм Миңнеханов Республиканың интернет-җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Блогерлар Президентка Татарстанның тарихи урыннары буенча видеогид тәкъдим иттеләр. Очрашу 26-нчы номерлы шәһәр китапханәсендә узды. Моның алдыннан Рөстәм Миңнехановка электрон китап укучылар билетын рәсмиләштерделәр.
Эчке туризм, социаль челтәрләрдә татар телен үстерү, Татарстан тарихы һәм туган як турында чын күңелдән сөйләшү булды. Блогерлар Президентка Республиканың тарихи урыннары буенча «Татарстан тарихы» видеогидын тәкъдим иттеләр. Республиканың йөзләгән танылган кешеләре Татарстанның иң күренекле һәм мөһим урыннары турында сөйли. Рөстәм Миңнеханов ел саен Яңа Арыш авылы янында кордонга йөрүен әйтте. Саба районындагы урман хуҗалыгын да искә төшерде — анда балачагы узган.
Мәдәният турында да сөйләштеләр. Президентка » Ямьле «төркеме солисткасы Вероника Кузнецова мөрәҗәгать итте. Тамашачыларны һәм сәхнәне сагынуларын әйтте. Ул вирусны җиңүне зур концерт белән билгеләп үтәргә тәкъдим ясады. Рөстәм Миңнеханов артистны хуплады. Сөйләшүнең тагын бер мөһим темасы — балалар тәрбияләү.