Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың берничә районында игеннәрне урып-җыюның барышын карады, Тәтеш районында социаль-мәдәни учреждениеләрне капиталь ремонтлау буенча республика программаларының үтәлешен тикшерде. Президент Кама Тамагындагы «Аргамак» балалар сәламәтләндерү лагеренда да булды.
Игеннәрне урып-җыюның барышы Рөстәм Миңнехановны сөендерде. Тәтеш районында ашлыкны барлык мәйданның яртысында диярлек җыеп алганнар, 117 мең тонна ашлык суктырылган.
Рөстәм Миңнеханов Киртәле авыл мәдәният йортында булды. Авыл кешеләре белән аралашканда ул: «Республиканың күптөрле мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен барлык мөмкинлекләрне дә кулланырга кирәк», — дип билгеләп үтте.
Ә Кама Тамагында Президент «Аргамак»лагерен карады. Бу Россиядә яңа гына ачык мәйданда төзелгән беренче лагерь. 90 урынга исәпләнгән. Өч йокы корпусы, ашханә, клуб, медпункт, спорт белән шөгыльләнү мәйданы бар.
«Аргамак» лагере директоры Тимур Назаров: «Мин төгәл әйтә алам, бу-Татарстандагы иң шәп, иң матур база. Иделгә терәлеп тора. Без амфитетар ясарга уйлыйбыз, искиткеч булачак.»
Лагерь рәсми рәвештә киләсе елда ачыла. Көзге каникулларда ук инде биредә сынау сменасын оештыру күздә тотыла. Республика программасы буенча быел 16 лагерьны тәртипкә китергәннәр. Тагын җидесе ремонтлана.
Битлек һәм перчаткалар кигән президент Буа районы кырларында ашлыкны саклап калу, уңышны түкми-чәчми җыеп алу кирәклеге турында сөйләде. Буа районы уракта лидер. Рөстәм Миңнеханов игьтибарны коронавирус пандемиясенә дә бергәләп каршы торырга юнәлтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге балалрны мәктәпкә әзерләүне тиешенчә оештырырга кирәк. Предприятиеләр, авыл җирлекләре җитәкчеләре моңа җаваплы. Быел башлангыч сыйныфлар өчен бушлай туклануны да оештырабыз.»
Реконструкциядән соң ачылган «Импульс» комплексында яшь спортчыларга барлык шартлар да тудырылган. Балаларның сәламәтлеген, иминлеген саклау беренче планда. Әлеге комплекс республикадагы иң зур универсаль зал, Идел буенда иң яхшыларның берсе.
Хәзер Татарстанда 11 мең спорт объекты исәпләнә. Августта яңалары сафка баса. Биектауда яңа бассейн ачыла. Республикада спорт белән һәр икенче кеше шөгыльләнә. Тиздән бу күрсәткечне 57 процентка кадәр җиткерү күздә тотыла.
Диана Васильева, Ралина Абрамова, Ренат Сәхибгәрәев, Владимир Юрков.