Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урманчылык хуҗалыкларына 112 төрле техника ачкычларын тапшырды. Алар урманнарга рейдларга чыгу, урман хуҗалыгы эшләрен башкару, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә кулланылачак. Соңгы 10 елда республиканың урман хуҗалыгы комплексы 1314 техника алган. Президент урман хуҗалыгы комплексының республика өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте. «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда техника тапшырганда, Президент урман хуҗалыклары җитәкчеләренә тынгысыз хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан хакимияте гражданнарның урманнарда булуын һәм урман территорияләренә автомобильләрдә керүне чикләде.
Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч районнары чикләрендәге урман фонды территориясендә чикләүләр кертелде.
Моннан тыш, чикләү чаралары Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыкларына кагыла.
Урманнарга баруны тыю, аларның территориясендә янгын куркынычының IV һәм V классларын билгеләү аркасында кертелгән. Ул документ рәсми басылып чыкканнан соң 21 көн эчендә гамәлдә булачак.