Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республика мөселманнарын Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлады. Үзенең телеграм-каналында ул барлык дин тотучыларга сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләде.
Мәүлид ән-Нәби-Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәм, һәм ул исламда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре белән беррәттән төп бәйрәмнәрнең берсе булып санала.