«Ак Барс Арена» таблосында Төркия Республикасын 100 еллыгы уңаеннан котлау трансляцияләнә
Казанда «Ак Барс Арена» таблосында Татарстанның Төркия Республикасын 100 еллыгы уңаеннан котлау сүзләре 30 октябрьгә кадәр трансляцияләнәчәк.
Кызыл фонда өч әләм сурәтләнгән: Россия, Төркия һәм Татарстан, шулай ук өч телдә «Татарстан Төркияне 100 еллыгы белән котлый» язмасы чагыла.
Исегезгә төшерәбез, бүген Төркия Республикасы оешуның 100 еллыгы уңаеннан Президент Рәҗәп Тайип Эрдоганга Россия коллегасы Владимир Путин котлау җибәрде.
***
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны һәм Төркия халкын республика оешуының 100 еллыгы белән котлады. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган һәм төрек лидеры белән бергәләп төшкән фотосын урнаштырган.
ТР җитәкчесе Татарстан Россия — Төркия мөнәсәбәтләрендә бәйләүче звено булып торуын искәртте. ТР һәм Төркия халыклары традицияләре һәм мәдәнияте буенча тарихи яктан якын.
«Тугандаш халкыбыз тормышы чәчәк атуын телим! Төркия халкына сәламәтлек телим! Türkiye halkına sağlık diliyorum!» — дип котлый ул өч телдә.
Исегезгә төшерәбез, Төркия Республикасының 100 еллыгы уңаеннан видео котлау «Ак Барс Арена» медиафасадында трансляцияләнә.