Бүген, 18 декабрьдә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белән очрашты. Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советының 50нче утырышында шул хакта хәбәр итте.
Ул Миңнехановның «Россия» күргәзмә-форумы мәйданчыгында халыкара мәсьәләләр буенча бизнес вәкилләре белән очрашуын билгеләп үтте.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы республика Рәисенең «Россия» форумында БДБ илләре Хөкүмәт башлыкларына төбәк стендын тәкъдим итүе хакында язган иде.