Рөстәм Миңнеханов мәгариф бүлекләренә яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Тантана Дәүләт Советы бинасы янында узды.
Мәйданда 49 яңа автомобиль сафка басты– 45се районга китә, 4 се Казан өчен бүлеп бирелгән. Машиналар моделе – үзебезнең Лада Веста. Татарстан Рәисе, Республика район башлыкларына һәм мәгариф бүлекләре мөдирләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм мәгариф өлкәсебезнең киләчәк булуын дип ассызыклады.