Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итте. Ул эшкуарларны һәм мөмкинлеге булган барлык халыкны өлкәннәргә ярдәм итү өчен берләшергә чакырды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Коронавирус безнең арада күп кенә битараф булмаган кешеләр барлыгын күрсәтте. Волонтерлар, эшкуарлар, артистлар, гади кешеләр ярдәм итү өчен берләшәләр. Олы яшьтәге кешеләр, пенсионерлар аерым игътибарга лаек, шуңа да Татарстанның KazanExpress компаниясе өлкәннәр өчен бушлай азык-төлек җыелмаларын туплау тәкъдиме турындагы хәбәр мине аеруча шатландырды. Бик урынлы, кирәкле һәм мөһим эш», — ди Президент.
«Бер-беребезгә карата никадәр игътибарлы, ярдәмчел булсак, бу катлаулы чор да шуның кадәр җиңелрәк узачак. Бергә булыйк», — дип мөрәҗәгать итә республика җитәкчесе.
«Без бергә» акциядә түбәндәге реквизитлар буенча катнашып була:
- Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»
- ОГРН 1061600052425
- ИНН/КПП 1658079690/165701001
- БИК 049205805
- р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК
- кор.счет 30101810000000000805
- «Без бергә» дигән тамга белән