Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында чыгыш ясады. «Без тәнкыйтьне дә кабул итәбез, эшебездән канәгать түгел. Әле эшләргә кирәк», — диде.
Ул Милли Шура рәисе итеп янә сайланган Васил Шәйхразыевка да башкарасы эш күп булуына ишарәләде.