Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов коммуналь хезмәтләргә яңа махсус техника, шул исәптән кардан чистарту машиналары тапшырды. Республика җитәкчесе шулай ук коммуналь хезмәткәрләргә буран нәтиҗәләрен бетерүдә куйган тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.
«Егетләр инде берничә көн, буран нәтиҗәләрен бетереп, аврал режимында эшли. Аларга бик зур рәхмәт. Шушы техника авыр хезмәтегезне җиңеләйтсен һәм юлларны кардан тизрәк чистартырга ярдәм итсен!» – дип язган ТР Рәисе телеграм-каналында.
Элегрәк Казан хакимиятендә белдерүләренчә, 19 гыйнварда шәһәрдә булган буран бишьеллык рекорд куйган. Буран аркасында республикада федераль юллар ябылды, Мәгариф һәм фән министрлыгы исә 22 гыйнварда мәктәпләргә дистанцион укуга күчәргә тәкъдим итте. Республика башкаласында яшәүчеләр генә түгел, Чаллы, Нурлат, Түбән Кама халкы да коммуналь хезмәткәрләргә ишегалларын кардан чистартуда ярдәм итәргә чыкты.