Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Росгвардия» идарәсе хезмәткәрләренә кырык яңа машина ачкычларын тапшырды. «Лада Веста» һәм «УАЗ Патриот» җиңел машиналары милли гвардия гаскәрләре көне алдыннан сатып алынды. Автомобильләрнең күбесен ведомстводан тыш сак бүлекчәләренең тоткарлау төркемендәге шоферлары алды, калганнары Росгвардиянең башка бүлекчәләре хезмәткәрләренә тапшырылды. Яңа машиналар барлык кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган, махсус ут һәм тавыш сигналлары урнаштырылган. Сүз уңаеннан шунысын да искәртик, узган ел гына да Росгвардия телефонына 50 меңнән артык хәвефле сигнал килгән. Көн саен урамнарда ведомстводан тыш сакчылык буенча 152 наряд патрульлек итә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Без Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең оператив хезмәт эшчәнлеге өчен яңа автотранспорт чаралары бирә алабыз. Ведомство хезмәткәрләре хәл итә торган бурычлар бик мөһим. Без һәрвакыт Росгвардиягә ярдәм итәчәкбез. Яңа машиналар тагын да оперативрак карарлар кабул итү мөмкинлеге бирер дип өметләнәбез.»