Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 55 татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 55 татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды

26.12.2023
Миңнеханов Путинны тәкъдим итү турында: Ул безнең барыбызны берләштерүче көч булып тора

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә зур уңышларга ирешкән татарстанлыларга Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләккә барлыгы 55 кеше лаек булды.

«Бүгенге көндә Татарстан – Россиянең терәк төбәге. Республика масштаблы инвестицион социаль-икътисади һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыра. Хәтта агымдагы шартларда да төп икътисади күрсәткечләрне үстерүне тәэмин итә алдык. Сезнең һәркайсыгыз төбәкне үстерүгә сизелерлек өлеш кертә», — диде Миңнеханов, залга җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп.

Новости СМИ2

Ул шулай ук хезмәт ветераннарына, заводта эшләүчеләргә, нефтьчеләргә, төзүчеләргә, табибларга, авыл хуҗалыгы, банк хезмәткәрләренә, руханиларга рәхмәт белдерде.

Миңнеханов Россиядә Укытучы һәм остаз елы төгәлләнгәндә мәгариф өлкәсе вәкилләренең югары бүләкләр белән билгеләп үтелүен әйтте. «Укытучы хезмәтенең кыйммәте – бәяләп бетергесез. Нәкъ менә педагоглар үсеп килүче буынны тәрбияләп, аларга белем биреп илебезнең киләчәген төзи», — дип искәртте ул.

ТР Рәисе 2024 елның РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россиядә Гаилә елы дип игълан ителүен билгеләп үтте. Шуның белән беррәттән, Татарстанда ул Фәнни-технологик үсеш елы билгесе астында узачак. «Безнең алда яңа масштаблы бурычлар тора. Зур халыкара чаралар, мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалар узачак. Уртак тырышлык белән иң югары нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз», — дип белдерде ул.

Новости СМИ2

Сәламләү сүзләреннән соң Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. Әйтик, Дәүләт гамәли оптика институты директоры Сергей Козлов – Мактау ордены, Казанның «Ля Примавера» камера оркестры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов – Дуслык ордены, Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галәвич – «Татарстан Республика алдындагы казанышлар өчен» ордены, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов — «Дуслык» ордены, «Зенит» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков һәм Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләнде.

1232нче мотоукчы полкының штаб башлыгы урынбасары, майор Шамил Хәлиуллин, 428нче мотоукчы полкы башлыгы урынбасары, майор Сергей Белов, 1232нче мотоукчы полкы кече лейтенанты Александр Макаров, 1232нче мотоукчы полкы ефрейторы Артур Галимов, 430нчы мотоукчы полкы ефрейторы Сергей Пугачев һәм 430нчы мотоукчы полкы рядовое Георгий Бикеев махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен «Татарстан Республика алдындагы казанышлар өчен» орден медаленә лаек булды.

Чарада башка бүләкләр дә тапшырылды.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Яңалыклар (19.12.23)

Яңалыклар (26.12.23)

Хәерле көн, Татрстан! (19.12.23) Әңгәмәдәш — Диләрә Гафиятуллина «Туганнар» проектын оештыручы

Хәерле көн, Татарстан! (26.12.23) Галиәсгар Камал театары артистлары — Гүзәл Гюльвердиева һәм Илдар Харисов

Аның үлмәс җырлары халык күңелендә мәңге сакланыр

Аның үлмәс җырлары халык күңелендә мәңге сакланыр

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+