Татарстан, башка илләр кебек үк, инженер һәм эшче белгечләр дефициты проблемасы белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән узган семинар-киңәшмәдә әйтте.
Ул искәрткәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча республикада сәнәгать җитештерүе күләме якынча 4 трлн 700 млрд сум тәшкил иткән — бу нефть чыгару һәм нефть химиясе тармаклары, машина төзелеше кластеры һ. б.
«Һәм һәр урында инженер кадрлары кирәк! Квалификацияле белгечләр кирәк», — дип искәртте республика җитәкчесе.
Семинар-киңәшмә «Югары нефть мәктәбе» фәнни-белем бирү үзәге мәйданчыгында уза, модератор булып Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.