Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцин белән очрашты. Татарстанның Кытай партнерлары белән хезмәттәшлеген ныгыту турында сөйләштеләр.
Дипломат башка эшкә күчә. Президент Инциньның Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән шәхси өлешен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов Инциньга ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырды.