Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итү көне белән котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Дин

Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итү көне белән котлады

21.05.2023
Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итү көне белән котлады

Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле республикабыз кунаклары!
Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне күренекле дата – Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан ихлас котлыйм.

Новости СМИ2

Борынгы бабаларыбызның 922 елда гаять әһәмиятле бу юлны сайлавы татар халкы алгарышына хәлиткеч йогынты ясый, ислам дөньясы чикләре киңәюгә китерә, Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләре тыгыз үрелгән Россия цивилизациясе оешуга күп кенә алшартлар тудыра. Исламның күп гасырлар дәвамында православие һәм башка диннәр белән бергәлектә үсеше төрле дин һәм милләтләр арасында дуслык-татулык мөнәсәбәтләренә ныклы нигез хезмәтен үтәде.

Узган 2022 елда әлеге тарихи вакыйганың 1100 еллыгы Россия Президенты В.В. Путин боерыгы белән дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм ителде. Бу исә Татарстанның һәм бөтен Россиянең мөселман өммәте үсешенә, дәүләт һәм дин, төрле диннәр арасындагы үзара хезмәттәшлекнең камилләшүенә, мөселман илләре һәм халыкара ислам оешмалары белән нәтиҗәле элемтәләрнең көчәюенә бәрәкәтле этәргеч бирде.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү көненә багышланган чаралар быел тагын да киң колач алды. Борынгы Болгардагы тантаналар алдыннан республикабыз башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы узды. Аларда абруйлы дәүләт һәм дин эшлеклеләре катнашты. Мөһим вакыйгалар – XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы һәм «Изге Болгар җыены» үткәрелде.

Чараларда Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл һәм ислам дөньясы илләренең мәртәбәле вәкилләре катнашуы – Татарстанның цивилизацияләр багланышлары өчен үзенчәлекле мәйдан ролен башкаруына, уртак рухи хәзинәләрне саклауда мөселман һәм православие дин әһелләренең бердәм эшчәнлек алып баруына ачык дәлил.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү көненә багышланган быелгы бәйрәм киләчәк үсешкә һәм хезмәттәшлеккә юнәлтелгән хәерле гамәлләргә рухландырыр дип ышанам.

Новости СМИ2

Һәммәгезгә дә чын күңелдән бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Күпмилләтле Ватаныбыз һәм үзебез һәрчак Аллаһ рәхмәтендә булсак иде!

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Республикада  атна дәвамында җылы булыр дип көтелә

Синоптиклар эссе һава торышын вәгьдә итә

Яңалыклар (17.02.23)

Яңалыклар (22.05.23)

Хәерле көн, Татарстан! (17.02.23) Илнур Миргалиев — Алтын Урда цивилизациясен өйрәнү үзәге җитәкчесе

Хәерле көн, Татарстан! (22.05.23) Студиябез кунагы — Нурзадә

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+