Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгать итте — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Дин

Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгать итте

24.05.2021
Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады

Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итү көне Татарстан Республикасында истәлекле дата булып тора һәм ел саен 21 майда билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен тапшырабыз.

Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!

Новости СМИ2

Сезне олы вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
922 елда изге Болгар җирендә бөек Аллаһ кодрәте белән татарларның борынгы бабалары ислам динен кабул иткән чордан алып халык шанлы да, катлаулы да унбер гасырлык тарихы аша күңелендә иман ныклыгын какшатмыйча саклый килә.

Алмыш хан һәм аның хакимлегендәге кабиләләрнең Багдад хәлифе әл-Моктәдир илчелеге ярдәме белән Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) өммәтенә кушылуы Болгар дәүләтен мөселман дөньясының бер өлеше дип тануга юл ачты, милли һәм дини үсешебез юнәлешен сайлауда хәлиткеч этәргеч булды.
Узган гасырлар эчендә ислам татар тормышының барлык өлкәләренә үтеп керде, үзенчәлекле мәдәниятебезгә, телебезгә, хуҗалык рәвешенә, гореф-гадәт, йолаларыбызга көчле йогынты ясады. Шунысы сөенечле, республика мөселманнары татар телен үстерү һәм аның абруен күтәрү, гаилә һәм никах институтын ныгыту юнәлешендә эш алып барып, хәерле гамәлләр кылып, традицион рухи хәзинәләр җуелмасын өчен бүген дә күп көч куя. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу хезмәтнең әһәмияте аеруча арта.
Киләсе ел Татарстан, Урта Идел буе һәм бөтен Россия мөселманнары өчен аеруча истәлекле булачак. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин карары нигезендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын зурлап билгеләп узу күздә тотыла. Бу уңайдан бик күп чаралар, фәнни һәм мәдәни форумнар үткәрү, күренекле дин галимнәренең әсәрләрен бастырып чыгару, ислам инфраструктурасын үстерү һәм башкалар каралган. Теләгән һәркем әлеге тарихи вакыйгада катнаша алачак.
Яңадан торгызылган Борынгы Болгар, Ак мәчет һәм Болгар ислам академиясе кебек мәһабәт биналары белән балкып, дөньяның төрле кыйтгаларыннан килгән кунакларны ачык йөз һәм чал диварларына хас олпатлык белән каршы алыр дип ышанам.
Быелгы бәйрәм – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне – безне яңа казанышларга рухландырсын һәм киләсе елгы зур тантаналарның лаеклы башлангычы булсын!
Сезгә ихластан сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим! Аллаһ безне һәм күпмилләтле илебезне рәхмәтеннән ташламасын!

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Путин Россия армиясе серләренең берсе Владимир Путин Россия армиясе серләренең берсен ачты

Путин Россия армиясе серләренең берсе Владимир Путин Россия армиясе серләренең берсен ачты

Хәерле көн, Татарстан! (13.11.20)

Хәерле көн, Татарстан! (21.05.21)

Яңалыклар (13.11.20)

Яңалыклар (21.05.21)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+