Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы ел саен үткәрелә торган инвестицион форумда катнашты. Күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы стенды да тәкъдим ителде.
Экспозициянең төп темалары — Идел Болгары дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм цифрлаштыру. Кунаклар интерактив презентация, милли татар ашлары, ял итү зонасы белән танышты .
Рөстәм Минниханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең туристик компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда Татарстан икътисадының мөһим тармакларының берсе буларак туризм турында сөйләде.
Пленар өлештә Татарстан президенты махсус кунак буларак чыгыш ясады.