Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 Халыкара авиасалонында ЛМС-901 «Байкал» җиңел очкычы белән танышты. Татарстаннан 18 оешма, шул исәптән Казан авиация заводы, вертолет заводы, КМПО, Тулпар Аэро һәм башкалар бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.