Рөстәм Миңнеханов Астана шәһәрендә Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнаша. Рөстәм Миңнехановны Астана аэропортында Казахстан сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев каршылады. 5 нче Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Казахстанда 8нче сентябрдән -13 сентябрьгә кадәр уза. Программада 21 спорт төре, 85 илдән 2 меңнән артык катнашучы. Спорт программасы кысаларында 21 ярыш төре һәм 10 күрсәтмә спорт төре буенча ярышлар үткәрү планлаштырыла.
Алар арасында — ат чабышлары, милли көрәш төрләре, традицион интеллектуаль уеннар, традицион уктан ату, атларда ярышлар, халык уеннары, шулайук спортның этник төрләре буенча күрсәтмә чыгышлар. Беренче тапкыр Бөтендөнья күчмә уеннары Кыргызстанда узган иде. Соңгы уеннарТөркиядә узды. Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасы командасы да бар. Ул 27 спортчыдан, 5 тренердан, 12 хөкемдардан тора.