Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасына эш сәфәре вакытындада Таулы Алтайның «Ту — Угай Тавы» панорамалы паркында булды.
Ике ел элек бу проект Бөтенроссия конкурсында Уңайлы шәһәр мохите булдыру номинациясендә җиңү яулаган иде. Хәзер өске якта ачык күзәтү мәйданчыгы эшли. Бу объект шәһәр халкының ял итү урынына әйләнер дип көтелә, анда биеклектән Таулы-Алтай шәһәрен күреп була. Рөстәм Миңнеханов Алтай халкының иҗтимагый киңлекләрне үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсен бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу юнәлештә актив эш алып барыла, парклар һәм скверлар төзекләндерелә. Һәм бу өлкәдә үзара тәҗрибә алмашу ике төбәккә дә файдалы булыр иде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук төбәк башлыгы Олег Хорохординны Татарстанның сәнәгать мөмкинлекләре белән танышу өчен Казанга чакырды.