Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова һәм «СИБУР Холдинг» идарәсе рәисе Дмитрий Конов белән «Алабуга» аерым икътисадый зонасының җитештерү мәйданнарын карадылар.
Кунакларны сәнәгать мөмкинлекләре, икътисадый күрсәткечләр белән таныштырдылар. Хәзер Алабуга зонасында 57 резидент компаниясе эшли. Кунаклар «Алабуга Политех» мәгариф үзәге эшен дә бәяләделәр. Кадрлар әзерләү үзәге үзенең нәтиҗәле эшен күрсәтте — елына 10 меңгә кадәр студентка белем бирә.
…
Соңрак Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «Түбән Кама нефть химиясе» мәйданчыгында булды. Анда яңа офис комплексы төзелә. Чарада Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова һәм «Сибур Холдинг» идарәсе рәисе Дмитрий Конов катнашты.
Олефин комплексы — «Нефтехим» заводының төп стратегик проектларының берсе. Яңа завод җитештерелә торган этилен күләмен арттырырга мөмкинлек бирә. Комплекс төзелеше 2020 елның маенда башланды. Хәзер инде эшләрнең өчтән бере башкарылган. Аны 2023 ел ахырына төгәлләү планлаштырыла.
…
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Түбән Камада Росприроднадзор бүлегенең яңа бинасын ачуда катнашты.
Шунда ук хезмәткәрләргә 10 яңа автомобиль тапшырылды. Лаборатория заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, бу эшнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчш, уңайлы мохит-кешеләр өчен уңайлыкның иң мөһим өлешләреннән берсе. Ул Росприроднадзор җитәкчелегенә уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.