Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары һәм тренерлары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Континенталь хоккей лигасының 2022/2023 елгы сезонына багышланды.
Рөстәм Миңнеханов командага зур хезмәте, ирешкән уңышлары һәм җиңүгә омтылышы өчен рәхмәт белдерде. Ул барысын да Континенталь хоккей лигасының һәм хоккей буенча Россия чемпионатының көмеш бүләкләре белән котлады.
Әлбәттә, команданың уңышлы чыгышлары — бу бөтен коллективның: команда җитәкчелегенең, уенчыларның, тренерларның һәм административ составның планлы эше, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук җанатарларның, гаиләләрнең, дусларның һәм барлык татарстанлыларның команданың җиңүгә омтылышына бәяләп бетергесез өлеш кертүен һәм ярдәм итүен билгеләп үтте.
Спортчылар Татарстан Республикасы Рәисенә «Ак Барс» хоккей клубы уенчыларының автографлары белән панно һәм Россия Хоккей Федерациясенең көмеш медален тапшырдылар.