Башкалабыз Казанда Россия авыл хуҗалыгы өчен мөһим вакыйга, «Агроволга» халыкара агро-сәнәгать күргәзмәсе дәвам итә. Төп тема булып үсемлекчелек, терлекчелек, ашлык эшкәртү өлкәсендә, инновацион эшләнмәләр булды.
Тәҗрибә-демонстрация кырлары 48 гектарда урнашкан. Моннан тыш, масштаблы экспозиция һәм эшлекле форум мәйданчыклары урнаштырылган. Биредә агрохимия, ашламалар, үсемлекчелек өлкәсендәге яңа эшләнмәләр тәкъдим ителде.
Аларны Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Разинга күрсәттеләр.
Аеруча күпләрне үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы кызыксындырды.
Рөстәм Миңнеханов иң яхшы компанияләргә һәм хуҗалыкларга басуларда һәм фермаларда күренекле нәтиҗәләр күрсәткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды, шулай ук аграрийларга уңышлы чәчү һәм продукцияне экспортлау өлешен арттырганнары өчен рәхмәт белдерде.