Рөстәм Миңнеханов 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

08.03.2021
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты инаугурациясе 18 сентябрьдә була

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Новости СМИ2

Хатын-кызлар халыкның күпчелек өлешен тәшкил иткән һәм иҗтимагый тормышта гаять мөһим роль уйнаган безнең илдә бу бәйрәм гаиләнең буыннан-буынга тапшырыла килгән рухи хәзинәләре какшамаслыгын, Ана мәхәббәте дигән бөек хиснең изгелеген, мөлаемлык, чибәрлек һәм нәфислек өлгеләрен күңелләргә тагын да ныграк сеңдерергә тиешле киң колачлы зур тантана төсен алды.

Борын-борыннан шагыйрьләр һәм рәссамнар хатын-кызга багышланган сүз-гыйбарәләрнең һәм образларның иң тәэсирлеләрен сайларга омтылган. Гүзәл затларны алар үзләрен иҗатка илһамландыручы алиһәгә тиңләгәннәр, тылсымлы йолдызларны, серле тауларның иң биек нокталарын, яңа ачылган, үзләштерелмәгән җирләрне аларның исемнәре белән атаганнар. Дөньякүләм үзгәрешләр һәм космик тизлек чорында — бүген дә без хатын-кызларның күркәм хасиятләренә ихластан сокланабыз.

Кояшлы көндәй нурлы, ягымлы «әни» сүзе һәрберебез тарафыннан аерым кадер һәм наз белән әйтелә. Мәңге үзгәрмәс хакыйкать дип танылган һәр нәрсәне без ана сөте аша канга сеңдерә, туган телнең могҗизага тиң көйле агышын ота барабыз һәм чиксез кыйммәтле бу рухият гомерлек юлдашыбызга әйләнә, аны балаларыбызга, оныкларыбызга кадерле мирас буларак тапшыра киләбез.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында яшьләрне ана теленә, күпмилләтле туган республикабызга һәм бөек Россиягә хөрмәт һәм мәхәббәт рухында тәрбияләү өчен гаилә традицияләренә мөрәҗәгать итү аерым әһәмият ала.

Новости СМИ2

Сугыш дәһшәтен, хәрабә хәленә китерелгән сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын торгызуның бар авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән мәшһүр хатын-кызларыбыз — өлкән буын вәкилләренә халкыбыз хакына башкарган бөек эшләре өчен чиксез ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның батырлыгы хәтеребездә мәңге сакланыр.

Ирләр белән бер үк сафта күп айлар дәвамында мәкерле чиргә каршы көрәш алып барган батыр хатын-кызлар — медицина хезмәткәрләренә эчкерсез рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Кешеләр гомерен саклап калу өчен кылган игелекле гамәлләрегез, шәфкатьлелек һәм миһербанлылык, сабырлык кебек асыл сыйфатларыгыз мактауга һәм данлауга лаек.

Хәзерге заманда, тормышның нинди генә өлкәсен алма, сез — ханым-туташлар, беренчелеккә омтыласыз. Иҗтимагый эшчәнлектәге, мәгариф, җитештерү өлкәләрендәге, мәдәният, фән һәм спорттагы уңыш-казанышларыгыз безне сөендерә, кайчак хәтта таң калдыра. Матурлык һәм акыл, сөйкемлелек һәм тырышлык хас булганлыктан, сезнең барлык уй-ниятләрегезне чынга ашырырга, теләкләрегезгә ирешергә көчегез җитәрлек дип уйлыйм.

Новости СМИ2

Кадерле хатын-кызлар, тормышыгыз сөенечтән балкып торсын, һәрчак якыннарыгызның, газизләрегезнең җан җылысын тоеп яшәгез! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, муллык телим!» диелә котлау текстында.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
“Әлфия Авзалова” инглизчәгә күчкән

“Әлфия Авзалова” инглизчәгә күчкән

Актанышта хатын-кызларның күңел хәзинәсен барладылар

Актанышта хатын-кызларның күңел хәзинәсен барладылар

Яңалыклар (13.11.20)

Яңалыклар (9.03.21)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+