Милли вокаль-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе — Рәшит Ваһаповның исемен мәңгеләштерүдә Ваһапов фонды тарафыннан даими эш алып барыла. Туына 113 ел тулган көннәрдә тамашачыларга “Умырзая” җыентыгы тәкъдим ителде. Шулай ук Ваһапов фонды хезмәткәрләре һәм фестиваль лауреатлары Рәшит Ваһаповның каберен зиярат кылды. Легендар җырчының якты хатирәсенә багышлап үткәрелгән ифтар мәҗлесендә безнең хәбәрчеләребез дә катнашты.
Рәшит Ваһапов — Нижгар өлкәсе Актук авылының 3нче мәчет имамы Ваһап мулла малае. Дини һәм дөньяви белемне ул әтисе мәктәбендә ала. Танылган җырчы булганчы аңа таныш булмаган дөнья ачысын күп татырга туры килә.
Рәшит Ваһапов илебезгә сугыш афәте килгәч тә концерт төркеме белән Татарстан буйлап гастрольләргә чыккан каһарман җырчы. Дошманны ул җыры , моңы белән җиңә.
Ифтар мәҗлесен моңга төрелгән дога белән Камил хәзрәт Бикчәнтәев башлап җибәрде.
Рәшит Ваһапов рухына кылган догалардан тыш, мөнәҗәтләр әйтелде, Ваһапов фестивале лауреатлары чыгыш ясады.
Ифтар мәслесе барышында әдәбият –сәнгать әһелләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләренә сүз бирелде.
Әлеге ифтар җырчының рухына дога булып ирешсен, ә оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк дип амин итте кунаклар.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.