Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залында Рәшит Ваһапов исемендәге ХХ Халыкара татар җыры фестиваленең зур юбилей гала-концерты узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашты һәм дәүләт-хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Тулырак алдагы язмада.
20 ел…Тарих өчен ул әллә ни күп тә вакыт түгел, әмма шушы 20 ел эчендә Ваһапов фестивале татар музыка сәнгатенә никадәр талантлы яшь башкаручыларны бүләк итте, аларны зур сәхнәгә алып чыкты. Шушы 20 ел эчендә Рәшит Ваһапов фестивале Россиянең 52 төбәгендә, дөньяның 15 илендә узды! Быел исә Ваһапов фестивален Юнеско эшләре буенча Россия комииссиясе үз канаты астына алды!
Рифат Фәттахов Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, проект авторы, фестивальнең продюсеры
Юбилей гала концертында мөхтәрәм кунаклардан котлаулар күп булды. Дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Рифат Фәттахов Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының «Дуслык» ордены белән бүләкләнде!
Татар музыка сәнгатендәге казанышлары өчен Ваһапов фестиваленең моңлы сандугачлары Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм Рәнис Габбазов Татарстанның атказанган артистлары дигән мактаулы исем белән бүләкләнделәр!
Айзилә Батырханова, Татарстан Яңалыклары