Ташкентта, Түбән Новгородта, Мәскәүдә юбилей белән бәйле концерт-тамашалар уздырылган иде. Рифат Фәттахов Фонд эшчәнлеген, шул исәптән фестиваль белән бәйле чараларны даими рәвештә яктыртучы журналистларны җыеп егерме ел эчендә башкарылган эшләргә хисап тотты. Рәсми булмаган шартларда узган очрашуда җыр фестиваленең, гомумән Ваһапов фондының татар милли сәнгатен үстерүдәге үзенчәлекле проектларының әһәмияте ассызыкланды.