Халыклар дуслыгы йортында «Оло көн – җакты бәйрәм» дип аталган күргәзмә ачылды. Аның максаты сынлы сәнгать өлкәсендә этник иҗатны үстерүгә ярдәм итү, керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү, яшь буын заманча этник сәнгатькә тарту. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында
Илья Максимов, Виктор Селиверстов, Эдгар Филиппов һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары эшләре тәкъдим ителгән күргәзмәне Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов ачты.
Людмила Белоусова фикеренчә, Этнохудожество юнәлеше керәшеннәргә яңа нәрсә. Аңа Илья Максимов нигез салды. Аның бик күп этник картиналары төрле күргәзмәләрне бизи.
Илья Максимовтан аермалы буларак рәссам Виктор Селивестовның кылкаләме күбрәк табигать күренешләрен чагылдыра.
«Оло көн – җакты бәйрәм» күргәзмәсе белән 7 майга кадәр танышырга мөмкин.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов,Татарстан яңалыклары.