Башкалабыз Казанда «Урта гасыр татар тарихы портретлары» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни конференциясе булып узды.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани һәм Алтын Урданы тикшерүчеләрнең Халыкара Ассоциациясе «Урта гасыр татар тарихы портретлары» Бөтенроссия фәнни конференциясен үткәрде. Чара программасында танылган рәссам Илдус Хаҗи улы Мортазинның «Олуг Мөхәммәт хан» картинасын презентацияләү дә булып узды. Илдус Мортазин — рәссам, Россия Федерациясе һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. Халыкара сәнгать ассоциациясе әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Мәскәү гуманитар — икътисад институтының Түбән Кама филиалы — дизайн кафедрасы өлкән укытучысы. Әлеге конференция барышында Алтын Урданың соңгы ханы һәм Казан ханлыгына нигез салучы шәхесе турында фәнни нигезләмәләр каралды.