Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән каты авыру балаларга булышу проектын дәвам итә.
Рәхим Хәмидуллин да безнең ярдәмгә мохтаҗ. Алты яшендә малайда умыртка авыруы диагнозы куела. Дәвалауга өмет бар. Рәхимнең спорт белән шөгыльләнүе сокландыра. Тугыз яшьлек малай суда балык кебек шома йөзә, бассейнга йөри. Күп йөгерә. Хыялы зур – үскәч полиция хезмәткәре булу.
Кыю, батыр Рәхим, ничек кенә кыен булмасын, физик күнегүләрне калдырмый.
Малайның умыртка сөягенендә үзгәрешләр бар. Алты яшеннән бирле ортопедик препараттан йөри, сулыш гимнастикасы ясый. Аңа корсет бик булыша.
Рәхим өч ел корсет киеп йөри, алга китеш бар.
Малай буйга үсеп киткән, яңа корсет кирәк. Корсет кимәсә. умыртка баганасы элеккеге хәлгә кайтырга мөмкин.
Яңа корсет 522 мең сумга якын тора. Хәмидуллиннар гаиләсе мондый кыйммәтле дәвалануны түли алмый. Без малайга бергәләп булыша алабыз. 5542 номерына СМС хәбәр җибәрергә була. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кентергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Елизавета Жукова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.