Һәр гаиләгә адреслы ярдәм. Казан шәһәре Башкарма комитетында өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб утырышы узды. Анда мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү чараларын игълан иттеләр. Тулырак киләсе репортажда.
800 дән артык солдат һәм офицер. Өлешчә мобилизация буенча Казаннан шулкадәр хәрби хезмәткәр чакырылган. Тору пунктларында һәм махсус операция зонасында булганда, аларның гаиләләрен кайгырталар. Һәр гаиләне социаль хезмәтләр һәм җитәкчеләр контрольгә алды, ярдәм чараларының тулы исемлеген әзерләде.
10 октябрьдән 18 яшькә кадәрге балалар, яшүсмерләр шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөри. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ике тапкыр бушлай тукландыру оештырыла. Ата-аналар балалары мәктәпкәчә учреждениегә йөргән өчен түләүдән азат ителә.
Балигъ булмаганнар өчен мәдәни программа да әзерләнде. Алар бушлай музейларга, театрларга, зоопаркка, Дәүләт концерт мәйданнарына , бассейннарга, тренажер залларына йөри ала. Керү юлларында махсус карталар куярга кирәк. Аларны барлык мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләргә тараталар.
Мобилизацияләнгән гражданнарның балаларына көзге каникулларда лагерьларга баруны да оештыралар. Һәр гаиләгә адреслы ярдәм күрсәтелә.
.Фирүзә Насыйрова, Иван Худяков, Татарстан яңалыклары.