“Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм”. Романтик шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташка багышланган фәнни-гамәли конфереция нәкъ шулай атала. Иҗади чара Дәрвишләр бистәсенең Балалар иҗат үзәге, Казан федераль университеты остазлары һәм язучылар Татарстан язучылар берлеге ярдәме белән үткәрелде.
Иҗатташлары, чордашлары, конференциядә катнашучылар чыгышлары белән үрелеп барган чарада һәркем шагыйрьнең үзенчәлекле якларын сөйләде. Яшь иҗатыларны барлауда, аларны әдәбият белән кызыксындыруда фәнни чара иң үтемле алымнарның берсе.