Рәдиф Гаташ исемендәге 2 республика фәнни-гамәли, тикшеренү һәм иҗади эшләр конференциясе булып узды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
Рәдиф Гаташ — узган гасырның алтмышынчы еллары башында татар шигърияте мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәңе белән чыккан талантлы шагыйрьләрнең берсе. Шагыйрьне табигать, тирә-юнь, мәхәббәт илһамландыра. Атаклы язучының иҗаты белән тагын да якынрак танышу максаты – Рәдиф Гаташ исемендәге конференциясе оештыру. Катнашучы шагыйрьнең шигырьләрен төрле яктан тикшереп карый, мәхәббәт юнәлешенә аеруча егынты ясый, хәтта берничә чител теленә тәрҗемә итә. Мәсәлән, чечен теленә.
“Мең еллардан мирас ил бизәгедер – Халкым күңеленең төседер бу яулык…”. Күптән түгел элеге конферециедә яңа номинация барлыкка килде. Кулъяулык остазлары көч сынашты. Яңа номинациянең барлыкка килү тарихы бик үзәнчелекле — Рәдиф Гаташның яшь чак хатирәләре белән бәйле.
Иң истәлекле мизгелләрнең берсе — бүләкләү тантанасы. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Динә Нәҗметдинова, Тахир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.