Республика буенча 211 укучы илкүләм мәктәп олимпиадаларында призлы урыннарны яулаган.
Бу узган еллардагыга караганда бер ярым тапкырга күбрәк. Шулай итеп, Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, җиңүчеләр саны буенча тотрыклы рәвештә 3 нче урында тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикадагы сәләтле балаларның талантларын үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. «Һәр баланың уңышы» дигән федераль, шулай ук «Мәгариф» илкүләм проектлары тормышка ашырыла, белем бирү учреждениеләрендә кванториумнар, балалар иҗат түгәрәкләре ачыла.