Илгиз Зәйниевнең замана рухындагы әсәре Камал театры сәхнәсендә премьера булып гәүдәләнүе турында хәбәр иткән идек. Инде менә аны тамашачыга тәкъдим итү көне дә җитте.Спектакль яңа формаларга әвереленеп, татар җырчыларының легендар моңнары астында — тамашачыга аерылышу дигән төшенчәнең төсмерләрен шаяру катыш җиткерергә, уйландырврга мәҗбүр итә.
Бу вакыйга гадәттәгечә диярлек башлана — «Барлык бәхетле гаиләләр бер-берсенә охшаган, һәр бәхетсез үзенчә бәхетсез». Менә «Ситса туй» комедиясендә дә уртак тормышның беренче елында дүрт гаилә көтмәгәндә аерылышу чигендә кала. Бер сәгать эчендә идеаль гаилә моделе җимерелә башлый.
Тарихның нәрсә белән тәмамлануын белү өчен — тамаша залына чакыралар. Театр куелышын шимбә һәм якшәмбе көнне тәкъдим ителә.
Искәндәр Гыймалтдинов, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.