Татарстанның Күп функцияле үзәкләре вакцинация яки кичерелгән авыру турында QR-кодлы 62 меңнән артык сертификат биргән. Әлеге сертификатлар яңа хезмәт эшли башлаганнан алып 13 көн эчендә бирелгән.
Бастырып чыгарылган сертификатны Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмичә алу өчен паспорт һәм СНИЛС күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта Күп функцияле үзәктә паспортны алыштырырга биргән очракта шәхесне раслый торган вакытлыча таныклыгы булган кешегә QR-кодны бастырып бирәләр. Ләкин, Күп функцияле үзәкт өчен махсус эшләнгән эзләү сервисы кирәкле белешмәне таба алсын өчен, паспорт реквизитларын тапшырырга кирәк