22 нче ноябрьдән шәһәр транспортына код яки медотвод турында белешмә күрсәткәндә генә утырырга мөмкин була. Алар билет сатканда тикшерелә. Хәзер автотранспорт предприятиеләре буенча санитар рейдлар уза. Хезмәткәрләрнең вакцина ясатканмы-юкмы икәнлеген барлана. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Автобус салонының һәр элементы бактерияләргә каршы эретмә белән эшкәртелә.
Башта юеш чүпрәк белән юалар, аннары яхшылап корыталар. Һәр автобус маршрутка чыгар алдыннан шундый махсус процедура уза.
Аны тагын берничә тапкыр эш көне дәвамында үткәрәләр.
“Кондуктор салонның бер генә җирен дә калдырмыйча: утыргыч, тотынып бара торган урыннарны антисептик белән эшкәртә. Антисептиклар, чүпрәк, перчаткалар да бар.»
Иң мөһиме пассажирларны зарарлау мөмкинлеген булдырмаска кирәк. Барлык персоналның 95 проценттан артыгы прививка ясаткан.
«Вакцина ясатмаган кешеләрне без эштән читләштердек, калган хезмәткәрләр куар кодлар, белешмәләр һәм методводлар белән эшли.»
Моны Хөкүмәт карары таләп итә. Дөреслеккә туры килү-килмәүне Роспотребнадзор хезмәткәрләре тикшерә, бүген алар автобус-транспорт оешмасына рейд белән килгән.
«Фамилияләрне сайлап алып тикшерәбез, без мондый эшне Татарстан Республикасының барлык предприятиеләре буенча үздыра башладык.»
Бу юлы АТП да тәртип бозулар ачыкланмаган, ә менә пассажирлар арасында алар еш теркәлә, гәрчә алардан битлек кию генә таләп ителсә дә.
Монда шелтә белдерүләр ярдәм итмәячәк, полиция хезмәткәрләре беркетмә төзи.
Ә 22 ноябрьдән республиканың җәмәгать транспортында йөрү шартлары тагын да көчәйтеләчәк, һәр пассажирдан йә куаркод, йә медотвод таләп ителәчәк, ә алтмыштан өлкәнрәк булган пассажирларның Ташламалы транспорт карталарын бөтенләй туктатып торалар.
«60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен чикләүләр гамәлдә, алар мөһим очраклардан тыш, үзләренең яшәү урыннарыннан китәргә тиеш түгел.»
Хәзер вакциналаштыру җиңелрәк, чөнки прививка коронавирусның авыр формасыннан коткара. Әгәр кешеләрнең 80 проценты прививка ясатса, коллектив иммунитет булдырыла. Ә бу, ковидка кадәр булган иркен чорга, әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирер дигән өмет уята.
Ләлә Зәйнуллина, Булат Шакиев, Владимир Юрков. Никита Граханцев Татарстан яңалыклары.